Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
28 октябрь 2021, 15:08

“Озын ипи” пешерәбезме?

Чын француз багеты рецепты.

“Озын ипи” пешерәбезме?
“Озын ипи” пешерәбезме?

 Чын француз багеты рецепты.

 

Францу́зларның багеты – ул нәзек озын, төче камырдан пешерелгән ипи. Берничә сәгатьтә ашалып бетмәс, искерә. Стандарт багетның озынлыгы, якынча, 65 см, юанлыгы 5-6 см һәм 3-4 см биеклектә. Авырлыгы 200 г. Ялгыз кеше ярты багет сораса, аны да бүлеп саталар.

Рецепты: бодай оныначүпрә һәм су кушып, камыр изәләр һәм 20 минутка җылы урынга куялар. Шуннан он, тоз, тагын су кушып, 10 минут болгаталар һәм тагын 45 минутка җылы урынга куеп торалар.

 Әзер камырны кисеп, нәзек, озын итеп тәгәрәтеп, формага китерәләр.

 Аның өстеннән, ким дигәндә, өч урыннан пычак белән ярып җибәрәләр. Тагын 40 минутка дымлы чүпрәк астына куеп кабарталар да мичтә 15 минутта пешереп алалар.

Фото: ruvita.ru, morgunovo.ru

“Озын ипи” пешерәбезме?
“Озын ипи” пешерәбезме?
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас: