Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
22 октябрь 2021, 13:31

Шуның өчен күзләр алама күрә башлый икән

Бу киңәшне тотсагыз, 90 яшьтә дә күзлек киюнең нәрсә икәнен белмәссез!

Шуның өчен күзләр алама күрә башлый икән
Шуның өчен күзләр алама күрә башлый икән

Күзләрнең сәламәтлеге нәселгә генә бәйле түгел. Әти-әнисе күзлек киеп йөргән, яйсә компьютер алдында озак утырган кешеләрнең күзләре алама күрә дип уйлау ялгышлык.

Күзләр картайгач та яхшы күрсен өчен көн саен гимнастика эшләү мөһим, шулай ук рационда витаминнарга һәм микроэлементларга бай ризыклар булырга тиеш.

Күзләргә иң файдалы ризыкларның берсе - йомырка. Чөнки аңарда ретинол (А витамины) һәм лютеин бар. Өлкән яшьтәгеләр арасында күзнең челтәр катлавы дистрофиясе еш очрый. Моны кисәтү өчен, канда лютеин югары дәрәҗәдә булырга тиеш. Табиблар өлкән яшьтә дә күз күремен саклау өчен, көн саен 1 йомырка ашарга киңәш итә.

Лютеин һәм ретинол дефициты булганда катарактa барлыкка килә.

Фото: Pixabay

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: