Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
22 октябрь 2021, 21:11

Организмга йод җитмәү нык зыянлымы?

Аның җитү-җитмәвен өй шартларында тикшереп карарга була.

Организмга йод җитмәү нык зыянлымы?
Организмга йод җитмәү нык зыянлымы?

Йод кеше организмы өчен иң кирәкле микроэлементларның берсе. Аңа кытлык калкансыман биз эшчәнлегенә тискәре йогынты ясый.

Йод җитмәүнең билгеләре: тиз ару, хәлсезлек, эш сәләте кимү, тире купшаклану, чәч коелу яки сыну, тырнаклар катлану, симерү, шешенү, еш салкын тидерү, репродуктив системада тайпылышлар (күрем циклы бозылу, җенси дәрт кимү, балага уза алмау), матдәләр алмашы үзгәрү, анемия, игътибарсызлык.

Организмга йод җитү-җитмәвен өй шартларында тикшереп карарга була. Әмма бу ысуллар бик үк төгәл түгел. Шик туа икән, эндокринологка мөрәҗәгать итүне сузмагыз.

* Беренче ысул.

Кич йокларга ятар алдыннан мамыклы таякчыкны йодның спирттагы эремәсенә манып, тәнгә 10х10 см үлчәмдә челтәр ясарга. Аны муенга, йөрәк тирәсенә сөртергә ярамый. 10-12 сәгатьтән тикшерәбез. Әгәр тиредә рәсем сакланган икән, бар да тәртиптә, сезгә йод җитә. Рәсемнең бөтенләй югалуы әлеге микроэлементка ихтыяҗ булуны сиздертә.

* Икенче ысул.

Йокларга ятар алдыннан беләккә (кул бөгелгән урынга якынрак) йодлы таякчык белән өч сызык сызалар. Аның беренчесе — 1-2 мм, уртадагысы — 3 мм, өченчесе 5-6 мм киңлектә булырга тиеш. Иртән бу сызыкларны тикшерәләр. Нечкә сызыкның югалуы, калганнарының нык беленеп торуы — йодның җитәрлек булу билгесе. Нечкә һәм уртача киңлектәге сызыклар югалса, көндәлек рационны үзгәртергә кирәк. Күбрәк диңгез ризыклары, балык ашарга тырышыгыз. Сызыклар күренмәү — йодка ихтыяҗ зур булуны сиздертә. Табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Йодлы рәсемнәрне кичтән, йокларга ятар алдыннан ясагыз. Моны көндез эшләсәгез, урамга, җилгә чыкмагыз.

Йодка бай ризыклар: диңгез балыгы, диңгез ризыклары, диңгез кәбестәсе, кабыгы белән пешкән бәрәңге, чөгендер, мүк җиләге, караҗимеш, йодлы (Гималай тозы) тоз, фейхоа. Бу ризыкларны контрольсез ашау да зыянлы.

Организмда йод артык та булырга мөмкин. Моның сәбәпләре: йодка бай ризыкларны күп ашау, калкансыман биздә шеш, метаболизм бозылу, калкансыман биз авырулары. Тиешле диагнозны табиб кына куярга хаклы.

 

Чыганак: "Сәламәт булыгыз" төркеме.

Фото: 900igr.net

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: