Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
22 октябрь 2021, 19:07

Файдасын белә идегезме?

Каркаде чәе иммунитетны күтәрә, ковидны җиңәргә дә ярдәм итә.

Файдасын белә идегезме?
Файдасын белә идегезме?

Каркаде чәен яратучылар бармы монда?

Үсемлекнең кызыл төс бирүче матдәсе антициан дип атала һәм ул кан тамырларына уңай йогынты ясый. Каркаде чәе иммунитетны күтәрә, салкын тиюдән саклый, ашказаны эшчәнлеген яхшырта, температураны төшерергә ярдәм итә. Шулай ук, организмнан токсиннар һәм шлакларны чыгаруда да аның файдасы зур.

Яфрагында булган антиоксидантлар яман шеш белән көрәшергә ярдәм итә һәм, гомумән, бу чиргә каршы көчле профилактик чара булып тора. Даими кулланганда ул күрү сәләтен дә яхшырта.

Каркадеда булган кирәкле витаминнар һәм микроэлементлар баш миен эшләтеп җибәрә һәм нәкъ менә шуңа да аны акыл эше вакытында ешрак эчәргә киңәш ителә.

Бу эчемлек кызыклы үзенчәлеккә ия: чәй кайнар һәм салкын килеш организмга төрлечә тэәсир итә. Кайнар каркада кан басымын күтәрә, энергия кертә, активлаштыра, ә салкыны, киресенчә, кан басымын төшерә һәм тынычландыра.

 

Фото: pediatrinfo.ru

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: