*Термостагы чит исне бетерү өчен, бер-ике кашык дөге һәм су салып, берничә тапкыр селкергә, соңыннан кайнар су белән чайкарга кирәк.
*Сырны угычта уар алдыннан угычка сыек май сылагыз. Алай эшләгәндә сыр ябышмаячак, угычны юарга җайлы булачак.
*Духовкадагы ит коры булып пешмәсен өчен, аның янына сулы савыт куегыз. Су пары итне кибүдән саклый.
*Ашның өресен алырга өлгермәсәгез, бераз салкын су өстәгез: өре кире өскә җыелыр.
*Тоз, чи бәрәңге яки алма янында торган ипи озаграк саклана.
*Суганны кыздырыр алдыннан онда әвәләсәң, ул көйми.
* Пычактагы сарымсак яки суган исен үсемлек маена манылган кәгазь белән чистартырга мөмкин.
* Бавырны кыздырыр алдыннан бер минутка кайнап торган суга салып, аннан салкын су белән юсаң, ул тәмлерәк була.
*Сөт кайнатасы савытның кырыйларын майласаң, сөт ташымый.
*Ваграк макаронны пешеп чыкканчы кайнатмагыз. Су кайнап чыккач, макаронны салып болгатыгыз да, газны сүндереп, кәстрүл капкачын каплагыз. 10 минуттан әзер булачак.
Чыганак:kukmor-rt.ru