Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
20 октябрь 2021, 14:30

Тапларны бетереп була

Тәрәзәләрне чиста юарга теләсәгез.

zdorovoeinfo.ru
Фото:zdorovoeinfo.ru

*Йод. Тәрәзә пыялалары ялт итеп торсын өчен, 1 литр суга 5 тамчы йод тамызып болгатыгыз да җылымса су белән юыгыз, микрофибралы тастымал белән корытыгыз. Йодның судагы эремәсе теләсә нинди тапны бетерә.

*Тоз пычракларны юып төшерә, пыяланы ялтырата. 1 стакан суда 2 аш кашыгы тозны эретегез һәм тәрәзәләрне юыгыз.

*Крахмал тузанлы тәрәзәләрне юганда яхшы, таплар да калдырмый. 1 аш кашыгы крахмалны 1 литр суга салыгыз да катнашманы пыялага сылап, кибәргә калдырыгыз. Аннары коры чүпрәк белән сөртеп алыгыз.

*Уксус пыяладагы тапларны да бетерә, тәрәзәне пычратучы бөҗәкләрне дә куркыта. Бу эремәне ясау өчен, 1 стакан җылы суга 50 миллилитр уксус кушып болгатыгыз. Аннары пульверизатор ярдәмендә пыялага сиптереп, тәрәзәне йомшак чүпрәк белән корытып сөртегез.

*Глицерин пычрак тапларны бетерү өчен кулланыла. Тәрәзә идеаль дәрәҗәдә юылгач, чисталыкны мөмкин кадәр озаграк саклыйсыгыз килсә, 40 миллилитр суны 60 миллилитр глицерин белән бутагыз, 2-3 тамчы нашатырь спирты тамызыгыз һәм шул катнашма белән тәрәзәләрне сөртегез. Ул пыяланы бозланудан да саклый.

Чыганак: kukmor-rt.ru

Читайте нас: