Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
18 октябрь 2021, 11:54

Көндез үтереп йокы килә

Нишләргә?

nutsexpert.ru
Фото:nutsexpert.ru

Cомнолог (йокы бозылуын өйрәнүче белгеч) Михаил Полуэктов көзге йокы килүне ничек җиңеп булу турында сөйләде. Аның сүзләренчә, русиялеләр арасында бу тайпылыш киң таралган.

Көндез үтереп йокы килүдән 3 ысул ярдәмендә котылып була, ди сомнолог. “Кешеләргә, күселәргә, тараканнарга һәм хәтта балыкларга тәэсир итүче бер ысул бар, аны барысы да белә – ул кофеин. Бу химик матдә барлык тереклекнең йокы килү теләген киметә”, – ди Полуэктов.

Шул ук вакытта белгеч сүзләренчә, әгәр йокы килү халәте бер көннән  артык дәвам итә икән, йокы режимын җайга салып,  төнге йокы 7 сәгатьтән дә ким булмаска тиеш. Бу да ярдәм итмәсә, табибка барырга кирәк.

Көндезге йокы килү сәбәпләренең берсе  депрессия кебек психик авырулар булырга мөмкин. Белгеч фикеренчә, алар 10 процент кешеләрдә очрарга мөмкин. “Кояш яктысы җитешмәвенең депрессия халәтен китереп чыгаруы  бар”, – ди сомнолог.

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: