

Ямьле җәй мизгелләреннән соң, салкын көзләргә аяк баскач, кешеләр бераз төшенкелеккә бирелә. Табигатьтәге үзгәрешләр кешенең эмоциональ халәтенә сизелерлек тәэсир итә. Иң беренче чиратта, көн озынлыгының кыскаруы баш миендә серотонинның кимүенә китерә. Нәтиҗәдә, кешенең активлыгы кими. Шуңа да, депрессияне яктылык терапиясе белән дәвалылыйлар, я булмаса серотонин барлыкка китерә торган махсус дарулар билгелиләр.
Көзен кеше өчен яңа мәшәкатьләр барлыкка килә: балалар мәктәпкә китә, яллардан соң янә эшкә чыгарга кирәк, укулар башлана. Борчулар арта, кеше яңа режим белән яши башлый. Кинәттән барлыкка килгән конфликтлар, стресс та депрессиягә сәбәпче була.
Кемдер депрессияләргә тиз бирешә, ә кемдер әлеге чорны җиңеллек белән үткәреп җибәрә.
Бу халәттән ничек котылырга?
Махсус диета. Менюга серотонинны барлыкка китерә торган азыклар кертегез: банан, хөрмә, цитруслы җиләк-җимешләр, аксымга бай ризыклар. Кәефне күтәрү өчен аз күләмдә шоколад, баллы ризыклар да ашарга ярый.
Йоклау режимын җайга салыгыз. Көндез дә 30-60 минут йоклап алырга тырышыгыз.
Спорт. Мөмкин кадәр актив булырга кирәк. Гимнастика, йога, тренажер залларга, бассейнга барып кайту файдалы булыр.
Саф һавада йөрү мөһим. Кояшлы көннәрдә, берүк, өйдә ятмагыз, паркларга чыгып керегез.
Яхшы уйларда булыгыз. Негатив уйлардан, яңалыклардан, зарланучы кешеләрдән ерак булырга тырышыгыз. Сезнең кәефегез - үзегезнең кулда. Тормышны яратыгыз, артык борчылмагыз, күбрәк елмаегыз!
Фото: pixabay.com