Файдалы киңәшләр
24 сентябрь 2021, 09:28

Иң ашыгыч эшләр тәмам

Организмны кышка әзерлибез.

Иң ашыгыч эшләр тәмамИң ашыгыч эшләр тәмам
Иң ашыгыч эшләр тәмам

Организмны кышка әзерлибез.

 

 Кадерле дуслар, җәй буе ял, тынгы белми тәрбияләп үстергән бакча байлыкларын кышкылыкка саклыкка куйдык. Кайсысын киптердек, кайсысын туңдырдык, кайсысын чи килеш тутырдык. Кыш озын һәм организмнан зур чыдамлык таләп ителә. Сәламәтлек какшамасын өчен аны туендырып торырга кирәк. Бакча җимешләрен витаминнарга бай булганы өчен үстердек бит, әйдәгез, шуларны куллана башлыйк. Организмны иң кирәкле витаминнар белән туендыру өчен, саклыкка куйганны ачып, сайлап карыйбыз. Ниләр генә юк безнең базларда, туңдыргычларда... Искә төшереп китик, нинди яшелчә-җимеш нидән файдалы, нинди витаминнарга бай?

 

Бакча җиләге

С витамины

Тимер

В9 витамины

А витамины

D витамины

Бакча җиләге күз авыруларына каршы көрәшә, организмны ныгыта, тән тиресен иртә картаюдан саклый, гемоглобинны күтәрә. Бакча җиләген туйганчы ашаган кешеләрнең нервылары күпкә тынычрак була, ди белгечләр.

 

Алма

С витамины

Р витамины

Цинк

Кальций

Магний

Алмадагы файдалы элементлар баш мие эшчәнлегенә уңай йогынты ясый, уйлау сәләтен һәм хәтерне яхшырта. Өстәвенә белгечләр алманың салкын тиюдән дә файдасы барлыгын ачыклаганнар.

 

Кара карлыган

С витамины

А витамины

Е витамины

Марганец

Тимер

Кара карлыган – калория дәрәҗәсе иң түбән булган җиләк-җимешләрнең берсе. Күпме ашасаң да тазармыйсың, димәк. Төнгә каршы да рәхәтләнеп ашарга мөмкин. Карлыганның салкын тию, грипп ише авырулардан дәвалау сәләтен дә исәпкә алсак, аның кыйммәте бермә-бер арта.

 

Кыяр

К витамины

Калий

А витамины

Е витамины

В1 витамины

Кыярның 95 %ын су алып тора. Шуңа күрә ул матдәләр әйләнешенә уңай йогынты ясый, организмны яшәртә. Алай гына да түгел, артык авырлыктан да саклый. Юкка гына кыярны  «организм санитары» дип атамыйлар, күрәсең.

 

Помидор

А витамины

В1 витамины

Магний

Фосфор

Натрий

Помидор иммунитетны ныгыта, йөрәк һәм кан тамырлары авыруларыннан саклый. Һәркемгә мәгълүм үзенчәлекләренең берсе – ашыйсы килү теләген басуы һәм арыганлыкка каршы көрәшүе. Әмма аны күп ашарга ярамый, ди белгечләр. Бавырга авырлык килүе бар.

 

С витамины – иммунитетны күтәрә, организмны стресслардан саклый, онкологик авырулар куркынычын киметә.

 

Тимер – мускуллар эшчәнлеген яхшырта, организмны начар микроорганизмнардан саклый, организмны кислород белән баетуда зур роль уйный.

 

В9 витамины – тән тиресен яхшырта, чәч һәм тырнакларны ныгыта, матурайта. Моннан тыш, баш мие эшчәнлегенә уңай йогынты ясый, психик авыруларга профилактика чарасын үти.

 

А витамины – күз авыруларыннан саклый, сөякләрне, тән тиресен, чәч һәм тырнакларны ныгыта.

 

D витамины – онкологик авырулардан, депрессия, артык авырлыктан саклый.

 

Р витамины (рутин) – капиллярларны ныгыта, аллергия, инфекцион авырулардан саклый.

 

Цинк – матурлык микроэлементы. Тән тиресе, чәч һәм тырнаклар өчен файдалы. Моннан тыш, нерв системасын да ныгыта.

Кальций – сөяк һәм тешләрны ныгыта, кан тамырлары һәм нерв системасына уңай йогынты ясый.

 

Магний – нерв системасының тотрыклылыгы өчен җавап бирә. Гомер озынлыгына да йогынты ясый.

 

В1 витамины – баш мие эшчәнлеген, хәтерне, игътибарны яхшырта, авыртуларны киметергә ярдәм итә.

 

Фото: tvcenter.ru

 

Иң ашыгыч эшләр тәмам
Иң ашыгыч эшләр тәмам
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас