Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
8 сентябрь 2021, 15:46

Ютәлгә каршы – эремчек!

Сынап карагыз әле.

Ютәлгә каршы – эремчек!
Ютәлгә каршы – эремчек!

Сынап карагыз әле.

 

Ютәлне дәвалаганда иң сыналган чара – эремчек. Аның ярдәмендә хәтта үпкәләр ялкынсынуын да белеп була. әйдәгез, шул хакта тулырак итеп.

Башта эремчекне сүндерелгән, суынып барган мичкә яки торба өстенә куеп торабыз. Плитәдә җылытырга ярамый! Эремчек җылынгач, бер аш кашыгы бал салып бутыйбыз. Тастымал өстенә тигез итеп баллы эремчек җәябез һәм йөрәк өлешенә тимичә генә авыруны төрәбез. Өстенә кәгазь куеп, җылы шәл белән урыйбыз, төнгелеккә калдырабыз. Әгәр иртәнгә эремчек пешкән, ләкин ак килеш калган икән, димәк, үпкәләр ялкынсынуы юк. Әгәр инде эремчек сары төскә керсә, яисә анда сары-яшел таплар барлыкка килсә, димәк, үпкәләрдә ялкынсыну бар.

 

Фото: 

afrodita-spa.ru

  artritu.net

Ютәлгә каршы – эремчек!
Ютәлгә каршы – эремчек!
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас: