Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
18 август 2021, 13:49

Болгар борычы белән кышкылыкка салат

Әзер салатның якынча чыгышы - 700 граммлы 10 банка.

YouTube
Фото:YouTube

Кирәк:  6 кг помидор,

12 данә болгар борычы,

6 баш суган,

2 баш сарымсак (тырнак түгел),

3 аш кашыгы тоз,

1 стакан шикәр комы,

3 ша кашыгы аш серкәсе (9%).

Эш тәртибе: 3 кг помидорны иттарткычтан (яисә блендер аша) үткәрергә. Бу сыек массага 3 аш кашыгы тоз, 1 стакан шикәр комы, 3 аш кашыгы аш серкәсе кушарга. Газ өстенә утка куеп, кайгнап чыкканнан соң 15 минут кайнатырга. Аннары шушы кайнап торган массага турап калган помидорны, борычны, суганны  салырга.  20 минут кайнатырга. Сарымсакны шушы масса 10-15 минут кайнаганнан соң салырга.

Стерильләштерелгән банкаларга кышкылыкка тимер капкачлар белән ябып куярга. Әзер салатның якынча чыгышы  - 700 граммлы 10 банка.

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: