Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
31 июль 2021, 15:28

Паспортны алмаштырырга иде

Паспорт алмаштыруга кагылышлы яңалыклар үз көченә керде. 

govoritnotariat.com
govoritnotariat.com

Бүген безнең илдә паспорт 14 яшьтә бирелә. Аны 20 һәм 45 яшьтә алмаштыралар.

 

Шәхси мәгълүматларыгыз һәм йөз-кыяфәтегез үзгәрмәсә дә, 20 һәм 45 яшьтә паспортны алмаштырырга кирәк. Әмма тормышта төрле хәлләр була. Кайсыбер чакта тиешле вакытта паспортны алмаштыру мөмкинлеге булмавы ихтимал. Хәтта документны алмаштыру өчен бирелгән бер ай вакыт та җитми кала. Ә гамәлдән чыккан паспорт белән берни эшләп булмый: әйтик, электрон төрдә дәүләт хезмәтләре алу өчен дә, банктан акча алырга булса да, поезд яки самолетка билет алу өчен дә, хәтта дәваханәгә ятарга булса да документ сорыйлар. Шуңа, яңа кагыйдаләр буенча, мондый категория гражданнар өчен паспортның гамәлдә булу срогын 90 көнгә кадәр озайтканнар.

“Хәзер туган көннән соң икенче көнгә үк документ юллап чабарга кирәкми”, – диләр ил Хөкүмәтендә. Ягъни 90 көн буена иске паспортны кулланырга була. Бу вакыт эчендә сезгә кредит, водитель таныклыгы бирүдән, милек кебек җитди документларны рәсмиләштерүдән баш тартмаячаклар. Шулай ук чит ил паспорты таләп ителмәгәндә ил чигеннән чыгып-кереп йөрергә дә мөмкин.

20 яше тулганда хәрби хезмәттә булучылар паспортны армиядән кайткач алмаштыра.

Шулай ук 14 яшьтә беренче паспортны да 90 көн эчендә алырга мөмкин. Әлегә кадәр бу срок 30 көн иде. Ягъни 14 яшь тулу белән ай эчендә гариза тапшырырга кирәк иде. Вакытында тапшырмаучыларга 2 мең сум штраф та карала иде.

Ә менә фамилия үзгәрү сәбәпле паспортны алмаштыру вакыты шулай ук 30 көн калган. Димәк, кияүгә чыгып, фамилиягез үзгәрсә, элекке паспортыгыз бер айдан соң эшкә яраксызга әйләнә.

Әйткәндәй, паспортны алмаштыруга документларны үз вакытында бирмәгән өчен 2дән 5 мең сумга кадәр штраф карала.

Яңа карарга ярашлы, паспортны әзерләү срогы кыскарачак. Әле ул төрле төбәктә – төрлечә: 10 көннән 30 көнгә кадәр. 2022 елның 1 июленнән исә аны 5 көнгә кадәр калдырмакчылар.

Яңа карарда паспорттагы фотосурәткә таләпләр катгыйлана дип әйтелә. Кеше ничек бар – фотода шулай булырга тиеш: аның сурәтен матурлау, шомарту тыела.

Шулай ук күзнең табигый төсен үзгәртүче линзалар киеп фотога төшәргә ярамый. Әгәр кеше даими күзлек киеп йөри икән, ул паспортка аның белән төшә ала. Ләкин монда да искәрмәләр бар: күзлекнең пыяласы тонировкалы булырга, ә оправасы күзләрне капларга тиеш түгел.

Тагын бер мөһим пункт – формалы киемдә фотога төшү тыела. Мондый алымны күбрәк аферистлар куллана икән.

Калган үзенчәлекләрен паспортны алмаштыру урыннарында аңлатырлар, мөгаен. Иң мөһиме – төп документны вакытында алмаштырырга онытмагыз.

 

 

 

 

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: