Ингредиентлар:
Болгар борычы - 2 кг,
Помидор – 2 кг,
Суган – 1 кг,
Көнбагыш мае – 150 гр,
Тоз – 2 чәй калагы,
Шикәр – 4 аш кашыгы,
Кара борыч – 1 чәй калагы,
Хуш исле борыч – 4 данә,
Дәфнә (лавр) яфрагы – 2 данә,
9% аш серкәсе (уксус) – 3 аш кашыгы.
Әзерләү:
Помидорны иттарткыч аша я блендердан үткәрәбез. Суганны ярымбоҗралап, борычны саламлап турыйбыз. Яшелчәләрне һәм барлык ингредиентларны (уксустан башка) бергә кушып, бу массаны 1 сәгать пешерәбез. Әзер булу алдыннан аш серкәсен кушабыз.
Стерильләштерелгән банкаларга салып, кышкылыкка тимер капкачлар белән ябабыз.