Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
29 июль 2021, 12:06

“Телне йотарлык” помидорлар

Заготовкалар чоры башланды!

Ә.Бикмурзина.
Фото:Ә.Бикмурзина.

Әзерләү:

Стерильләштерелгән  банкалар төбенә  укроп, петрушка, сарымсак салабыз. Зур помидорларны ярып, кечкенәләрен шул килеш (төпләрен кисеп алам) банкаларга салабыз. Помидорлар өстенә  1 банкага уртача зурлыктагы 1 баш суган исәбеннән боҗралап суган турап салабыз.

Помидорлар өстенә бик үк кайнар булмаган маринад коябыз да, тимер капкачлар белән каплыйбыз (закатывать итмибез әле). Шуннан кәстрүлдә банкаларны уртасына кадәр капларлык итеп күләмдәге суда 15 минут стерильләштерәбез (салкын сулы кәстрүлгә утырта күрмәгез, югыйсә банкалар ярылыр). Закатывать итәр алдыннан 3 литрлы банкага 3 аш кашыгы исәбеннән көнбагыш мае салабыз.

Маринад болай эшләнә:

 

3 литр суга 3 аш кашыгы тоз, 7 аш кашыгы шикәр, 4-5 данә хуш исле борыч, 4-5 данә кара борыч,  4-5 данә гвоздика, 4-5 дәфнә (лавр) яфрагы, 55 грамм уксус (стканның ¼ өлеше) салабыз. Кйнатып чыгарабыз. Бераз суына төшкәч, помидорлар өстенә коеп, стерильләштерәбез һәм тимер капкачлар белән ябабыз.

 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: