Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
26 июль 2021, 13:40

Ипотеканы каплауга – 450 мең

Бу түләү турында күпләр белмидер, мөгаен.  

promdevelop.ru
promdevelop.ru

Бу түләү турында күпләр белмидер, мөгаен. Бәлки, вакытлыча булганга да аның хакында күп сөйләмиләрдер. Өстәвенә, ул автоматик рәвештә түгел, ә гариза буенча гына билгеләнә.

 Әлеге программа 2019 елның 1 гыйнварыннан 2022 елның 31 декабренә кадәр өченче һәм аннан соңгы балалары туган гаиләләргә кагыла. Мондый гаиләләр ипотекаларын каплау өчен дәүләттән 450 мең сум алуга исәп тота ала. Шулай ук бу акчаларны кайсыбер төр кредитларны түләү өчен дә кулланырга мөмкин. Атап әйткәндә, кредит торак йорт төзүгә, төзелеп килүче бинаны сатып алуга, гомум милектә өлеш сатып алуга, шәхси йорт төзү өчен участок сатып алуга бирелгән булырга тиеш.

Акчаны милек хокукына дәүләт теркәве үткәннән соң гына алырга була. Моның өчен ата-анага кредит алган банкка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Банк бар документларны тикшерәчәк. Әзер булгач, ул аларны “Дом.РФ” дәүләт үсеш корпорациясенә җибәрә. Һәм корпорация кредитны каплау өчен банкка акча күчерә.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: