Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
25 июль 2021, 11:40

Кыяр маринадлау

Кетердәп тора торган тәмле кыяр булачак.

Кыяр маринадлау
Кыяр маринадлау

3 литрлы банкага 5 аш кашыгы шикәр комы, 3 аш кашыгы тоз, 8-9 аш кашыгы аш серкәсе салырга. Банкаларны стерильләштерергә. Банкалар суынгач, дәфнә (лавр) яфрагы, укроп, сарымсак, кары борыч салырга, аннары җылы суда юылган кыярларны тутырырга. Банкага тоз, шикәр комы, кайнап торган су салырга, капкач ябып 15 минут тотарга. Аннары суны кәстрүлгә бушатып кайнатырга куярга, ә кайнап чыгар алдыннан аш серкәсе салырга, тозлыкны кыяр өстенә коярга. «Кыярлар "шиңмәсен" өчен банкаларны төреп куярга кирәкми. Кетердәп тора торган тәмле кыяр булачак», — дип язган Татарстанның Мамадыш районы Олыяз авылында яшәүче аш-су блогеры Гөлнара Галимуллина.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: