Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
22 июль 2021, 11:09

Шнельклопс

Ингредиентлар: сыер ите – 400 г, суган   – 2, ак май – 30 г, он – берничә аш кашыгы, вакланган хуш исле борыч – тәменчә, каймак – 3 аш кашыгы, сөт өсте – 50 мл, тоз  – тәменчә, бәрәңге – күпме телисез.

Шнельклопс
Шнельклопс

Ингредиентлар:

сыер ите – 400 г,

суган   2,

ак май 30 г,

он – берничә аш кашыгы,

вакланган хуш исле борыч – тәменчә,

каймак – 3 аш кашыгы,

сөт өсте – 50 мл,

тоз  – тәменчә,

бәрәңге – күпме телисез.

 

Итне юарга һәм озынча кисәкләргә турарга. Шуннан аларны мөмкин кадәр ныграк юкарганчы агачтан ясалган төйгеч белән  суккаларга. Тоз сибәргә, онда әвәләргә һәм табада кыздырып алырга.

Сотейникка атланмай, туралган суганны салырга. Суган йомшаргач, итне салырга, борыч сибәргә дә ит капланырлык су кушып 10 минутлап пешерергә. Теләгегез булса, турап петрушка кушарга була.

Шуннан каймак белән сөт өстен бергә кушып  ит өстенә салырга, болгатырга һәм акрын утта тагын 20-30 минут пешерергә.

Әзер шнельклопсларны гадәттә бәрәңге белән бергә табынга бирәләр.

 

 

Фото: vsegdavkusno.ru

Гөлназ Шаһиева.

 

 

Шнельклопс
Шнельклопс
Автор:Шагеева Гульназ
Читайте нас: