Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
22 июль 2021, 10:50

Бүтән болай эшләмәс идем

Еш кына ремонт тәмамланганнан соң, “ниһаять, тәмамланды” дип җиңел сулап куяр урынга, башкарылган эшләр яки эшләнмәгән эшләр турында үкенергә дә туры килә. Кайчагында хаталарны тиз арада күреп аласың, кайсыларын аңлау өчен исә күпмедер вакыт таләп ителә. Ремонт темасы күтәрелгән форумнарда (интернетта) катнашучылар уңышсызлыклар тәҗрибәсе белән уртаклашалар. Шуларны бераз туплап, сезнең белән бүлешергә булдык, дуслар.

Бүтән болай эшләмәс идем
Бүтән болай эшләмәс идем

Яки ремонттан соң үкенүләр

Еш кына ремонт тәмамланганнан соң, “ниһаять, тәмамланды” дип җиңел сулап куяр урынга, башкарылган эшләр яки эшләнмәгән эшләр турында үкенергә дә туры килә. Кайчагында хаталарны тиз арада күреп аласың, кайсыларын аңлау өчен исә күпмедер вакыт таләп ителә. Ремонт темасы күтәрелгән форумнарда (интернетта) катнашучылар уңышсызлыклар тәҗрибәсе белән уртаклашалар. Шуларны бераз туплап, сезнең белән бүлешергә булдык, дуслар.

Ремонтка керешкәндә күз салыгыз, файдасы тияр. Әмма бер кешенең фикере икенчесенеке белән тап килмәскә мөмкинлеген дә исегездә тотыгыз.

 Юыну  бүлмәсен ремонтлаган вакытта җибәрелгән хаталар

*Еш кына гидромассажлы ванна куярга киңәш итмиләр. Чистарту, тазарту катлаулы, ә беркадәр вакыттан соң бик сирәк файдалана башлыйлар, я бөтенләй кулланмыйлар.

*Хәзер авыл өйләрендә дә душ кабинасы урнаштыралар. Уңайлы бит. Үземнең тәҗрибәмнән чыгып шуны әйтәсем килә: аларның иң гадиен сайлагыз, уты (подсветка), гомумән, кирәкми (ванна бүлмәсендә болай да ут яндырылган була бит), гидромассажы, радиосы баштагы вакытта гына кызык, шуннан кулланмый башлыйсың, тиз генә юынып чыгу ягын карыйсың. Әллә күпме акчагыз яныгызда калачак, чөнки өстәмә функцияләр – артык акча дигәнне аңлата.

*Металл ванна сайлау акланмый – салкын һәм су акканда тавышлы.

*Ялтырап торган плиткаларда таплар тоныгына караганда ныграк күренә.

*Ачык төстәге “затирка”  бик тиз үзенең матурлыгын югалта диләр.

*Юыну бүлмәсендә пычранган керне җыю өчен кәрзингә урын планлаштырмау –  хата.

*Беркайчан да андагы торбаларны тулысынча капламагыз. Торбаларны ремонтларга туры килсә, яңадан җимерергә туры киләчәк.

 

Аш бүлмәсен ремонтлаган вакытта җибәрелгән хаталар

*Кухня гарнитурын идәнгә кадәр эшләү. Җыю, юу уңайсыз.

*Күпләр аш бүлмәсенә ишек куймауларына  үкенәләр. Ризык пешергәндә, кыздырганда чыккан ис бөтен өйгә, фатирга тарала.

*Шулай ук еш кына аш бүлмәсе белән залны берләштерүләрен соңрак ошатмый башлыйлар.  

*Кухняда пластиктан ясалган “алъяпкыч” (кухня гарнитурының аскы һәм өске шкафлары аралыгын “фартук” дип йөртәләр) – янгын чыгу куркынычын тудыра.

*Шкафның эченә кертеп куела торган техника алмауларына үкенә халык. Чөнки аерым плитәнең (газныкы булсынмы, электрмы) кырыйларын юу катлаулы. Шкафлар белән плитә арасында ара кала һәм пычрак җыела.

(Дәвамы бар).

 

Фото:  postila.ru

Автор: Гөлназ Шаһиева.

Бүтән болай эшләмәс идем
Бүтән болай эшләмәс идем
Автор:Шагеева Гульназ
Читайте нас: