Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
5 июль 2021, 13:04

Салат яфракларын тозлы суда юсаң...

Күбрәк яшәгән саен күбрәк өйрәнәсең. Әмма кайбер серләрне иртәрәк белсәң дә комачауламас...

Күбрәк яшәгән саен күбрәк өйрәнәсең. Әмма шулай да кайбер серләрне хуҗабикәләргә иртәрәк белсә дә комачауламас. Шуңа күрә киңәшләребезгә колак салыгыз, кызлар!
* Авызы тар вазаларны ничек чистартырга белмисезме? Гап-гади дөге ярдәм итәр. Ваза эченә бер кашык дөге салыгыз һәм шуңа сабынлы су өстәгез. Аз гына бутап җибәрсәгез, вазагыз яңа алган кебек булыр.

* Өегездә мәче асрасагыз, бу киңәш сезнең өчен. Диван өстеннән мәче йонын җыеп алу өчен, резина перчатка киегез дә, аны юешләтеп, диван өстен сыпырып алыгыз: мәченең бөтен йоны перчаткага җыелачак.

* Салат яфракларын тозлы суда юсаң әйбәтрәк.

* Агачтан эшләнгән мебельне аяк киеме кремы кулланып та яңартырга мөмкин. Төсен генә туры китереп сайлау кирәк.

* Аз гына суга шикәр салып, шуның белән чайкасагыз, кулдагы май бетәр.

* Электр белән эшли торган иске теш юу щеткасын ташламагыз – кафель плиткалар арасын юарга бик җайлы ул.

* Линолеумга элеккеге матурлыгын кайтару өчен теш пастасы белән ялтыратырга кирәк.

* Каһвә фильтрларын телевизор һәм компьютер экраннарын чистарту өчен дә кулланырга була.

* Кухнядагы агач һәм пластик такталардагы тапларны лимон ярдәмендә бетерергә була. Моның өчен лимонны урталай бүлеп, суын такта өстенә агызырга һәм 20 минут тотарга кирәк. Аннан инде, әлбәттә, чайкап куярга.

* Кер салып юа торган капчыкларны, савыт-саба юа торган машинада төрле вак-төякны (мәсәлән, баланың сөт эчә торган шешәсен) салып юу өчен дә кулланырга мөмкин.

* Абажуры трикотаждан эшләнгән лампагыз бармы? Аңа кунган тузанны җыеп алу өчен кием-салымны чистарта торган ролик бик җайлы.

* Көзгегә балагыз ябыштырган наклейканы ничек кубарып алырга белмисезме? Өстенә майонез сылагыз, ә аннан эластик шпатель белән алыгыз.

* Бакырдан эшләнгән әйберләрне чистарту өчен, уксус, тоз һәм онны бер күләмдә алыгыз һәм, йомшак чүпрәк ярдәмендә, шушы әзер «ботка» белән бакыр савыт-сабагызның өстен чистартыгыз. Су белән чайкагач, корытып сөртегез.

* Лимон согы отбеливательне алыштыра ала. Кер юганда суга ярты чынаяк лимон согы кушарга кирәк.

* Банкага сеңгән ис бетмиме? Җылы суга бер чәй кашыгы горчица кушып юыгыз.
Читайте нас: