Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
5 июль 2021, 12:55

Кәтлитең тәмле булсын дисәң…

Сусыл йомшак кәтлит янында теләсә нинди гарнир да патшалар ризыгы булып күренәчәк.

1 кг ит фаршына 1 чәй кашыгы исәбеннән шикәр комы кушканда, кәтлит сусыл була.
Фарш сыеграк килеп чыкса, бераз бәрәңге боламыгы өстәргә мөмкин.
Гадәттә, кәтлит фаршына ипи кушалар. Әмма моның өчен искергән ипи кирәк. Яңасы кәтлитне ябышкак итә, тәмен боза.
Кәтлитне кызган майга салырга кирәк. Кырыйлары кызгач кына утны киметергә, болай аның согы агып чыкмый, кәтлит сусыл булып пешә.
Фото: cooking-24.ru
Читайте нас: