Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
29 июнь 2021, 15:01

Үсмәс борын саргаеп коелалар. Нишләп?

Сүз теплицадагы кыярлар турында бара.

Еш кына теплицада үстергән кыярлар кинәт үзләренең тышкы кыяфәтен үзгәртә, саргая һәм корыйлар.
Кайчагында аларның аналыклары (завязи) коела һәм үсемлек аз кыяр бирә башлый. Кыярларның ни сәбәпле саргаюлары һәм аналыклары коелуын белгечләр аңлатып бирде.
Яктылык җитми
Кыяр – якты көн дәвамлылыгына иң таләпчән культураларның берсе. Аларга көненә ким дигәндә 12-14 сәгать дәвамында яктылык кирәк. Теплицаны урнаштырган вакытта ук кыяр үсентеләренә яктылык җитәрлек итеп урнаштыру зарур. Шул ук вакытта теплицадагы башка үсемлекләр дә кыярдан яктылыкны капларга мөмкин.
Температура режимы бозылуы
Теплицада кыяр үстергәндә түбәндәге температуралар кулай дип санала:
  • әйбәт һава торышында +22...+24 °C;
  • кояшсыз көндә +20...+22 °C;
  • төнге вакытта +17... +18 °C.
  • Үсемлекләрнең кыяр биргән чагында температураны уртача 1-2 градуска арттырырга кирәк, шулай ук бал кортлары ярдәмендә аталандырыла торган сортлар өчен температураны 1-3 градуска арттыру әйбәт булачак.
    +25 ... +27 градустан югарырак яисә +13 ... +15 градустан түбәнрәк температураларда үсемлекләр корый һәм өши башлый. Гадәттә бу пленка астындагы теплицаларга хас, чөнки алар җәен көндезләрен +40°C градуска кадәр җылына һәм төнге вакытта кисәк суына.
    Минераль матдәләр җитешмәве
    Кыярларның аналыклары туфракта туклыклы матдәләр җитешмәгәндә дә коелырга мөмкин. Шулай ук бу культура төрле өстәмәләрне артыгы белән кулланганда яисә аларның нисбәтен дөрес китереп чыгармаганда саргая. Минераль матдәләр һәм микроэлементлар балансы үзгәрүдән иң күбе партенокарпик кыяр гибридлары зыян күрә. Аларга еш су сибәргә кирәк, ә бу исә туфрактан азот белән калийны юып чыгара. Бу проблемага дучар булмас өчен туфракны агач көле белән ашламаларга тәкъдим ителә. (1 кв метр туфракка 300 гр көл исәбеннән).
    Бактериоз?
    Кыяр аналыклары саргаю үсемлекнең бактериоз белән авыруы хакында да сөйләргә мөмкин. Бу чир грунтның һәм һаваның артык дымлы булуы аркасында килеп чыга. Үсемлекләрне еш һәм тыгыз утырткан очракта да ирексездән бактериозга юл куярга мөмкин. Бу чирне профилактикалау өчен кыяр үсентеләренә 1% лы бордос сыекчасы яисә 0,4 %лы бакыр хлорокисе суспензиясе сибәргә була.
    Читайте нас: