Организмга витаминнар җитми башласа, иммунитет төшә һәм төрле чирләр йога башлый. Шуңа да сәламәтлек турында ел дәвамында кайгыртып торырга кирәк.
Әлеге витамин катнашмасы өй шартларында бик җиңел әзерләнә. Алар үз кулларыгыз белән ясалган натураль продукт һәм организм өчен аның бер зыяны да юк.
200 гр. әстерхан чикләвеге;
Йөземне, күрәгәне, кара җимешмне, лимонны (әрчемичә) иттарткыч аша чыгарабыз, чикләвекне төеп ваклыйбыз. Гөлҗимеш сиропы кушып, барсын бергә болгатабыз. 1-2 көн караңгы урында торырга тиеш. Аннан суыткычта саклагыз.
Эшләнгән катнашма беткәнче, олыларга көненә 2 тапкыр 1-2 аш кашыгы,
3 яшьтән зуррак балаларга көненә бер тапкыр 1 бал кашыгы эчәргә киңәш ителә.