Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
27 июнь 2021, 11:23

Бакчада эшләгәннән соң кулларны ничек чистартырга?

Кулларыгыз һәрвакыт йомшак һәм нәфис булсын! (Рецепт)

Җәй авылда кулларны матур һәм нәфис тотуы бик авыр, чөнки бакчада эшләгәндә күп кенә хатын-­кызлар перчатка кияргә яратмый. Шуңа күрә кул тиресе каралып, кытыршыланып бетә, ничек тырышып юсаң да пычрагы бетми.

Куллар чиста, йомшак булсын өчен түбәндәге рецептны тәкъдим итәбез: Даруханәдә сатыла торган 3 процентлы водород перекисе эремәсенә (100 гр) 10-20 гр нашатырь спирты һәм табак-савыт юа торган сыеклык яки порошок салабыз да кулларыбызны шул катнашмага тыгып торабыз. Соңыннан кулны сабын белән юабыз. Кипкәч, тукландыргыч крем сөртәбез.
Читайте нас: