Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
25 июнь 2021, 15:18

Җәйге лайфхак

*Яңа җыйган җиләк-җимеш күгәреп чыкмасын дисәгез, аларны аз гына уксус салынган суда чылатып алыгыз.

*Яңа җыйган җиләк-җимеш күгәреп чыкмасын дисәгез, аларны аз гына уксус салынган суда чылатып алыгыз.
*Суыткычка куяр алдыннан йомыркаларны сыек май белән сөртсәң, алар 2-3 атнага озаграк сакланачак.
*Имбирьне чәй кашыгы белән дә чистартырга була. Болай чистарту күпкә җиңелрәк.
* Кайбер рецептлар өчен лимон согы берничә тамчы гына кирәк. Моның өчен бер лимонны кисәргә кызганыч – әрәм була. Зубочистка белән лимонны тишегез дә, аңа әкрен генә басыгыз. Аннан тишеген скотч белән каплагыз һәм лимонны суыткычка куегыз.
*Майонез банка төбендә генә калса, юарга ашыкмагыз: аз гына уксус салыгыз, зәйтүн мае, тәмләткечләр кушыгыз – салат өчен менә дигән тәмкерткеч (заправка) килеп чыга. Банка да чип-чиста булып кала.
* Яртылаш киселгән авокадыгыз калдымы? Ул тагын каралып чыгар инде дип борчыласызмы? Киселгән авокаданы суган кисәге белән бергә саклагыз – шул очракта ул каралмаячак. Тагын бер юл бар – алмадан ясалган уксус бөркегез: бу очракта да шундый ук нәтиҗәгә ирешерсез.
* Алма белән бәрәңгене бергә саклагыз: алмада этилен бар, ул бәрәңгегә үрергә ирек бирмәячәк.
* Nutella банкасының төбенә төшеп җиттегезме? Әгәр шуңа кайнар сөт салып, бик яхшылап бутасагыз, кайнар шоколад килеп чыгачак!
* Ананасларны астын өскә әйләндереп куйган килеш саклагыз – бу хәлдә алар тизрәк өлгерә. Тик бер нәрсә бар: яфракларын өзеп ташларга гына онытмагыз.
* Сельдерейны фольгага төреп куегыз. Шулай иткәндә, аны бер айга кадәр саклап була. Бу – брокколига да кагыла.
* Чикләвектән ясалган май салынган банканы да астын өскә куеп саклагыз – алырга җиңелрәк булачак.
* Бананның төпләре тоташкан урынны скотч белән чорнап куйсаң, алар 3-5 көнгә соңрак карала башлаячак.
* Саргая башлаган яшел үләннәрне ташларга ашыкмагыз: вак итеп турап, зәйтүн мае белән бутап, боз катыра торган формаларга тутырыгыз – салат ясаганда бик җайлы булачак.
*Искереп, кибеп киткән чипсы һәм крекерлар яңарту юлы бар – микроволновкага яки духовкага тыгып алырга кирәк.
* Духовкага куеп алсаң, бананнар тизрәк өлгерәчәк.
* Пиццаны микроволновкада түгел, ә табада җылытсаң, камырындагы май аны элеккечә тәмле итәчәк.
Читайте нас: