Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
25 июнь 2021, 15:47

Ах, себеркесе!

Ә сез кышкылыкка каен себеркесе туңдырдыгызмы әле?

Ата-бабадан калган гадәт буенча каен себеркеләрен кояш төшмәгән урынга элеп киптерәләр. Әмма заман үзгәргән саен гадәтләр дә үзгәрә. Хәзер мөмкинлеге булганнар мунча себеркесен киптерүгә караганда, туңдырырга тырыша. Суыткычта сакланган себерке кыш көне җәйгесеннән һич тә аерылмый. Әзер себеркеләр суыткыч камерада күп урын алмасын өчен, аларны азык-төлек саклау өчен кулланыла торган пленкага тыгыз итеп төреп салалар.
Кышын себеркене кулланганда, бер кагыйдәне генә онытмаска кирәк. Туң себерке өстенә гадәттәгечә кайнар су сипсәң, аның яфраклары бөтерелә. Шуңа да себеркене туңдыргычтан алгач, 15 минут салкын суда тотып эретергә кирәк. Аннары инде себеркене парламый да кулланырга була, чөнки ул нәкъ җәйге кебек йомшак, хуш исле булачак.
Читайте нас: