Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
22 июнь 2021, 15:53

Кояш сукканда беренче ярдәм

Җәйге эссене җиңелрәк кичерер өчен нишләргә?

Мондый эсседә кояш та сугарга мөмкин. Эссе кабуның беренче билгеләре: бит кызара, баш бик каты авырта, күз аллары караңгылана, соңыннан күңел болганырга, баш әйләнергә мөмкин, сулыш алуы авырлаша, тән температурасы күтәрелә. Мондый вакытта хәле начарланган кешене тизрәк күләгәгә яки салкынчарак урынга алып чыгарга кирәк. Башын югарырак күтәртеп яткырырга, кысып торган киемнәрен салдырырга яки чишеп җибәрергә кушалар.
Авыруның өстенә салкын су сибеп, юеш җәймә белән төреп куйсаң, маңгай турысына салкын компресслар куйсаң файдалы. Авыруга күп итеп су эчерегез. Кеше аңын югалткан очракта, нашатырь спиртында чылатылган мамык иснәтеп, аны аңына китерергә кирәк. Күңеле болгана башласа, авыруны яны белән яткырыгыз.
Ә шулай да мондый хәл килеп чыкмасын өчен, эсседә яланбаш йөрмәгез һәм кояш астында озак тормаска тырышыгыз.
Җәйге эссене җиңелрәк кичерер өчен нишләргә?
- Кызу көннәрдә ачык һавага сәгать 10-11ләргә кадәр чыгарга, мөмкин кадәр агач күләгәсендә торырга кирәк.
- Су режимын сакларга - тәүлеккә 2,5-3 литр су эчәргә кирәк.
- Тәүлек рационында майлы һәм аксымлы азыкны чикләргә кирәк. Күбрәк яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр ашарга куша.
- Эсседә авыр физик эштән һәм спорт белән шөгыльләнүдән тыелып торыгыз.
Фото: health.hozvo.ru
Читайте нас: