Табиб-терапевт Лариса Алексеева “360” телеканалына D витаминының хәвефе турында сөйләгән.
Аның аңлатуынча, бу витаминны табиб күрсәткән дозада гына кулланырга кирәк. Югыйсә, күңелсез хәлләргә тарырга мөмкин. Әйтик, тән кычытуы, баш авырту һәм күңел болгану кебек күренешләр башланырга ихтимал. Мондый күңелсез халәткә юлыкмас өчен, витаминнарны үзаллы сатып алганда махсус профилактика дозировкасындагысын сайларга киңәш итә табиб. Аның әйтүенчә, D витаминының 600 МЕ дозасы хәвефсез дип санала.
Исегезгә төшерәбез, D витамины – организмда фосфор һәм кальцийның үзләштерелүе өчен җаваплы биологик актив матдәләр төркеме. Алар сөякләрнең сәламәтлеге өчен кирәк. Организмда бу витаминның хроник дефициты булса, шикәр диабеты, псориаз, артериаль гипертония, бронх-үпкәләр һәм аутоиммун ялкынсынулы чирләр барлыкка килү хәвефе арта. D витамины җитмәгәндә кальций алмашынуы бозыла һәм канда аның күләме кими.