Файдалы киңәшләр
5 Декабря 2020, 07:17

Ылыс белән дәваланабыз

Кайсы очракта ярдәм итә?

Добавить в предпочтительные источники Google
Кайсы очракта ярдәм итә?
50 г яңа җыелган яшь нарат ылысын 2 стакан суга салырга, 20 минут кайнатырга һәм 2 сәгать төнәтергә. Сөзәргә, тәменчә бал кушарга. Ылыс төнәтмәсен көненә ярты стакан эчәргә ярый. Ул бөер чирләре һәм яман шештән файдалы.
Аннан ванна ясау да бик файдалы. Нарат бөресе ваннасы баш авыртканда, нерв киеренкелеге вакытында файдалы. Нарат бөресеннән ясалган ингаляция сулыш юллары, йөткерү, томау, бронхит, пневмония, тамак авыртканда файдалы. Моның өчен 100 гр бөрегә 2 литр су салып, 5-10 минут кайнатырга һәм юрганга төренеп, шуның парында 15 минут сулап утырырга. Кан тамырларын чистарту, атеросклероз, бөер авыруларыннан нарат энәсен кулланырга була.
30 гр энәне юып, 1,5 стакан су салырга һәм өстен ябып, 15 минут эмаль савытта кайнатырга кирәк. Суытып сөзәргә һәм өч тапкыр (иртән, көндез, кич) эчәрлек итеп бүләргә. Теләгән кеше шикәр комы яки бал куша ала. 1 аш кашыгы нарат бөресенә 2 стакан кайнар су коеп, термоста 1 сәгать төнәтергә, соңыннан сөзеп, көнгә өч тапкыр 1/4 стакан эчәргә. Төнәтмә әчкелтем тәмгә ия, әмма ул йөткерү һәм салкын тиюдән кыйммәтле даруларга караганда яхшырак тәэсир итә. Нарат ылысы шулкадәр дәва көченә ия, ул даруларны бәреп ега, ди халык.
Истән чыгармагыз!
Аны 60 яшьтән олыларга, йөклелек, бала имезгән вакытта, гепатит белән чирләгән вакытта кулланырга ярамый.
Дәвалана башлаганчы табиб белән киңәшләшергә онытмагыз!
Читайте нас