“Уйлап торырга вакыт юк, аш салам да куям. Үзе пешә ул”, – дибез кайвакыт. Ә уйлап карасаң, аш пешерүнең дә үз тәртибе, җае бар бит.
* Нинди кәстрүлдә пешерергә? Аш кәстрүле артык зур да, кечкенә дә булмаска тиеш. Иң яхшысы - 5 литр сыешлысы. Моннан тыш кәстрүлнең балчыктан, таштан ясалган яки эмальле булуы әйбәт. Ә менә берни белән дә капланмаган металл савыт ашның тәмен бермә-бер җуя.
*Ашны, кайнап чыкканнан соң, газ утын никадәр кечкенә калдырып була, шундый утта пешерергә кирәк. Озак пешәчәк, әлбәттә. Аның каравы, тәме искиткеч булачак. * Пешергән дә, шулпага су өстәргә яки, киресенчә, берникадәр шулпаны кәстрүлдән бүлеп алырга ярамый. Ашка суны башта ничек салгансыз, шулай пешәргә тиеш. Суның күпме кирәген исәпләп чыгару кыен түгел: сыеграк аш өчен бер порциягә 1,5-2 стакан, куе аш өчен – 1 стаканнан аз гына артыграк. * Ашка бозылмаган, бик чиста итеп юылган яшелчәләр генә салырга кирәк. Ә күбебез бераз чери башлаган кишер яисә суганны, бозылган җирен кисеп алып, ашка тондырырга күп сорамыйбыз. Кәбестә ашына тозлы гына түгел, әчеп беткән кәбестә салу очраклары да булгалый. Чөгендер яки бәрәңге начар юылган икән – борщ җиңелчә генә шушы исләрне үзенә сеңдерәчәк. * Ингредиентлары никадәр күбрәк булса, аш шуның кадәр тәмлерәк килеп чыга. * Ашка тозны иң ахырдан – барлык яшелчәләре пешеп җиткәч кенә (димәк, алар тозны әйбәт сеңдерәчәк дигән сүз) салырга кирәк. Алданрак салганда, бөтен тоз шулпага китеп бетәчәк. Шулай итеп, аш тозлы килеп чыгачак, яшелчәләре чиле-пешлерәк булып пешәчәк. Аннан килеп, шулпадагы тоз тәменең бераз вакыттан соң гына тиешенчә чыгуын истән чыгармаска кирәк. Ашны тоз салгач 15-20 минуттан соң гына кабып карарга кирәк. * Аш пешеп чыгарга 3-5 минут кала тәмләткечләр салалар. Болай эшләгәндә, аш борыч һәм барлык тәмләткечләрнең хуш исен үзендә саклап кала. * Ашка "уйларга" вакыт бирегез. Пешеп чыгуга ук, ашны тәлинкәләргә бүлеп, өстәлгә куярга ашыкмагыз. Кәстрүлдә кимендә 10-20 минут торсын әле ул. Бу вакыт эчендә тәмләткечләр һәм тоз иткә, яшелчәләргә әйбәтләп сеңәчәк, шулпа өреләнеп, куерып китәчәк.