Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
7 июль 2020, 17:38

Ә компоты соң, компоты!

Кышын мунча кергәннән соң җиләк компоты эчеп җибәрсәң...

3 литр җиләк компотына: 1-1,5 ст җиләк, 1 ст шикәр комы, 5 г ванилин, 2,5 - 3 л су.
Уртача зурлыктагы җиләкләрне юып, чистартып, киптерәбез. Җиләк белән шикәр комын стерильләнгән банкага салып, өстенә кайнаган су коябыз һәм капкач белән яхшылап ябабыз. Унбиш минуттан банкадагы суны кәстрүлгә бушатып, ванилин өстибез һәм биш минут кайнатып алабыз. Хуш исле суны җиләкле банкага салабыз, капкач белән ябабыз һәм тастымалга төреп, каплап куябыз.
Читайте нас в