Кибетләрдә кәнфите дә, печенье-прәннеге дә тулып ята. Барысы да тәмле кебек. Әмма өйдә бер тапкыр пешереп ашасаң, башка кибеттән аласы килми... Ә бит хакы да шуңа барып баса (бәлки очсызгарак та төшәдер әле), вакыты да артык күп таләп ителми. Ни өчен пешермибез соң?
Әйдәгез мең төрле сәбәпне бер читкә куеп, өйдә пешерә торган иң гади һәм шул ук вакытта бик тәмле печенье рецептын искә төшерик.
Безгә 1 пачка йомшартылган маргарин, 1 стакан шикәр комы, 3-4 йомырка, ярты чәй калагы сода (уксус белән “сүндереп” салабыз) һәм якынча 2 стакан он җитә. Онны камыр кулга ябышмаслык булганчы гына салырга кирәк. Аннан тактага он сибә-сибә җәясе дә балачактан сакланган кискечләр белән кисәсе генә кала. Әгәр андыйлар юк икән, стакан белән түгәрәкләр яки ярымайлар кисәргә дә мөмкин. Анысы инде һәркемнең фантазиясенә бәйле. Табага тезелгән печенье духовкада ярты сәгать эчендә пешеп чыга.