Кеше күрке чүпрәк дисәләр дә, тышкы кыяфәтнең күркәмлеге иң беренче чиратта чәчләргә бәйле. Киемне минут эчендә берсен салып, икенчесен киеп була аның. Ә менә чәчләрне юып һәм тарап кына матурлау мөмкин түгел. Феннар, чәч бөдрәләткечләр, чәч турайткычлар, күбекләр, лаклар, гельләр эшкә җигелә. Әлбәттә, алар ярдәмендә бик матур прическалар ясала. Әмма аларны ешрак кулланган саен чәчләрнең табигый матурлыгы югала. Чәчләр зәгыйфьләнә, сына, коела. Бу очракта һәр хатын-кыз чәчләргә май сөртергә кирәклеген белә. Әмма бик азлары гына даруханәләрдә сатылган майларны дөрес куллана белә икән. Гадәттә ничек була? Чәчбикә кечкенә шешәдәге майны тотып көзге каршына баса да, “бер булганда булсын әле!” дип рәхәтләнеп сылый. Тик артык май боткада гына шәп була шул. Ә чәчләрдән ул майны юып төшерер өчен гадәттәгедән дә күбрәк шампунь кулланыла. Һәм файда урынына зыян гына эшләнә. Тәҗрибәле парикмахерлар майның үзләрен генә кулланырга киңәш итми. 1 аш кашыгы теләсә нинди майны йомырка сарысы, лимон суты һәм бал белән бутап, чәч төпләренә сөртергә һәм капрон капчык киеп, тастымал белән урап куярга кирәк. Бер сәгать тотканнан соң шампунь белән юарга мөмкин. Мондый маска күпкә җиңелрәк һәм тизрәк юыла. Файдасы да күбрәк була.