Көчле ут өстендә кыздырсагыз, суганның читләре алтынсу төскә кереп кызарыр, ә уртасы аксыл килеш калып, кетердәп тора торган булыр. Сүрән ут өстендә кыздырган суган йомшак һәм сусыл булыр. Кыздырганда тоз сипсәгез, суган бик йомшак булып изелеп пешәр. Әгәр тоз сипмичә кыздырсагыз һәм кыздырып бетерер алдыннан гына утны арттырсагыз, суган алсу төскә керер һәм суганлы аш өчен менә дигән булыр. Шикәр комы сипсәгез, суган алтынсу төс алыр һәм кетердәп торыр. Мондый суганны бәрәңге измәсенә кушарга, бәрәңге пилмәненә сибәргә мөмкин.