Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
12 апрель 2020, 11:41

Хуҗабикәләр игътибарына

Ит пешерүнең дә үз җае бар.

  • Иттарткычтан чыгару белән итне турыпочмаклар рәвешенә китереп, чыытырма мешокка салыгыз һәм туңдыргычка берсе өстенә икенчесен тезеп куегыз. Болай ул әллә ни күп урын алмый һәм тиз җеби.
  • Шиңгән кишерне яки башка яшелчәне дымлы тастымалга төреп куйсагыз, алар яңа гына бакчадан җыеп алгандай булыр.
  • Ит шулпасына тозны – пешеп чыгарга ярты сәгать кала, балыкныкына – пешерә башлаганда, гөмбәнекенә ахырдан гына өстәргә кирәк.
  • Пешкән аштан дәфнә яфрагын алыгыз. Ул шулпаның тәмен боза.
  • Итне салкын суда чылтылган агач тактада изү яхшырак. Чөнки коры такта итнең суын үзенә сеңдерә.
  • Суы бүленеп чыкмасын һәм тәме бозылмасын өчен иткә тозны кыздыра яки пешерә башлаганчы ук сибәргә кирәк.
  • Кыздырганда ит кисәкләрен табага тыгыз, бер-берсенә тиеп торырлык итеп салмагыз. Чөнки болай алар озак кызачак һәм итнең суы күп бүленеп чыгачак.
  • Пешкән ит кисәкләрен кәстрүл капкачын каплап, шулпада сакларга кирәк.
  • Чыгарган иткә йомырка урынына бәрәңге оны кушсагыз (0,5 кг чыгарган иткә 1 балкашык) кәтлитләр таралмас, кабарып пешәр.
  • Читайте нас: