Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
26 март 2020, 23:11

Сарымсак әҗәл даруы түгел

Күпләрне коронавирус вакытында сарымсак куллану нәтиҗәлелеге кызыксындыра.

“Сарымсак салкын тию һәм вирус авыруларына каршы көрәштә нәтиҗәле ризык булып санала. Тик аның коронавирус вакытында ярдәм итү сәләте билгеле түгел. Сарымсак вируслар профилактикасында ярдәм итә ала, әмма яңа COVID-19 вирусыннан ул коткарып калыр дип ышанырга ярамый”,- дип чыгыш ясады танылган гомеопат Михаил Лущик.
"Хәзер кешеләр гади вирус йоктырганда да изоляторга эләгүдән курка. Бу планда сарымсак ярдәм итәчәк", - ди гомеопат.
Шулай ук кешенең ничек итеп сарымсак кабул итүе роль уйнамый. Аны чәйнәп йотарга, хәтта тырнагы белән кабул итәргә дә мөмкин. Әмма сарымсакны өлкән яшьтәге кешеләргә күп кулланырга киңәш ителми. Аны күпләп куллану, өлкәннәрнең йөрәк эшчәнлегенә тискәре йогынты ясарга мөмкин. Михаил Лущик сүзләренә караганда, 3-4 сәгатькә бер өлеш сарымсак кабул итү дә җитә.
Читайте нас: