Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
24 март 2020, 21:55

Сөтле бәрәңге

Татар халык ашлары.

Татар халык ашлары.
Эре бәрәңгене әрчиләр дә, юып, кайнап торган суга салалар. Бәрәңге пешкәч, суын саркытып, төерләрен калдырмыйча, тукмак белән яхшылап төяләр.
Суган, тоз өстәп, кайнап торган сөткә салып болгаталар да 10-15 минут кайнатып алалар.
Әзер ашка эретеп атланмай салалар һәм табынга чыгаралар.
Әллә хәзер үк, кичке ашка әзерләп алырга булдыгызмы? Ашларыгыз тәмле булсын!
Читайте нас в