Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
24 март 2020, 22:20

Дару

Халык акылы.

Халык акылы.
Яшь килен анасына кайтып зарлана икән.
    - Ирем белән арабыз торган саен начарлана бар. Ул кычкыра дип, мин кычкырам, ул үчекли дип, мин үчеклим. Тора-бара сугыша башламагаек. Нишләргә инде?
    Анасы кызына утлы-яшелле ак сәдәф биргән дә:
    - Ирең тавышлана башласа, менә шушы даруны авызыңа кап та тешләп тор. Бик әйбәт дару, файдасы тияр, шәт,– дигән.
    Ак сәдәф чыннан да файдалы булып чыккан. Ире тавыш куптара башладымы, хатыны авызына сәдәф каба икән.
    Шуннан бирле өйдә тавыш беткән. Ир белән хатын тату яши башлаганнар.
    Читайте нас: