Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
23 март 2020, 17:45

Коронавирус: ничек сакланырга?

Коронавирус вакытында кул бирешми, баш кагып сәламләшү дә җитә.

Коронавирус дигән мәкерле чирдән саклану өчен гигиенаның гади кагыйдәләрен үтәү дә ярдәм итә.
- Иң төп кагыйдә, әлбәттә – кулларны сабын белән еш юарга. Дезинфекция чарасын куллану да ярдәм итә.
- Үзең белән спиртлы яки вируслардан зарарсызландыра торган салфеткалар йөртергә тырышыгыз. Кулны юу мөмкинлеге булмаганда шулар бик ярап кала.
- Юылмаган куллар белән күзләргә, иренгә, борынга кагылмаска тырышыгыз.
- Коронавирус вакытында кул бирешми, баш кагып сәламләшү дә җитә.
- Ютәлләгәндә, төчкергәндә авыз, борынны бер тапкыр кулланыла торган салфкеткалар белән каплагыз һәм соңыннан чүплеккә ыргытыгыз.
- Эштә һәм өйдә өстәл өсләрен, ишек тоткаларын, телефоннарны һәм техникаларны чистартып торырга кирәк.
- Җәмәгать урыннарына чыкканда, авыруны караганда медицина битлеге кию мөһим. Ә урамда кимәсәң дә була, ди табиблар.
- Ютәлләгән, төчкергән кешедән ераграк торырга кирәк. Ким дигәндә 1 метр ераграк тору хәерле. Чөнки вирус һава-тамчы юлы белән күчә.
- Үзегезне начар хис итәсез икән яки шик-шөбһә булса, иң яхшысы – өйдә калырга һәм табиб чакыртырга.
Сакланганны Ходай саклармын, дигән. Үзебезне һәм якыннарыбызны саклыйк! Сәламәт булыйк!
Читайте нас: