Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
20 март 2020, 21:00

Бу үсемлек бүлмәдәге һаваны чистарта

Тикшерү үткәргәндә 19 бүлмә үсемлекләрен өйрәнгәннәр.

Мебель, келәмнәр һәм төрле тазарту чаралары бүлеп чыгарган матдәләр фатирдагы һаваны пычрата. Белгечләр фикеренчә, бу химик матдәләр биналардагы һаваны 90процентка кадәр зарарларга мөмкин икән. Ә бу сәламәтлек өчен хәвеф тудыра — аеруча астмадан һәм алергиядән интегүчеләр өчен.
NASA-ның “Чиста һава” тикшеренүе кысаларында экспертлар һаваны космик станцияләрдә чистарту ысулларын өйрәнгән. Алар үсемлекләрнең зарарлы токсиннарны “йота” алуын ачыклаган.
Гомумән алганда 19 бүлмә үемлекләрен өйрәнгәннәр. Бу рейтингта беренче урынны бамбук алган. Яхшы нәтиҗәгә ирешер өчен 30 квадрат метрда 2 яисә 3 әлеге үсемлек булырга тиеш. Бүлмә үсемлекләре һава сыйфатын яхшыртудан тыш күтәренке кәеф булдыра, шулай ук стресс һәм арыганлыкны бетерә.
Читайте нас: