Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
16 март 2020, 17:47

Көненә ничә банан ашарга ярый?

Диетологлар үз фикерен җиткерде.

Халык телендә “маймыл бәрәңгесе” дип йөрткән банан кеше сәламәтлегенә дә бик файдалы икән. Аның составында файдалы матдәләр бик күп. Әмма бананны чамадан күп ашау организмга зыян итәргә дә мөмкин. Белгечләр көненә ничә банан ашарга мөмкин икәнлеген сөйләде.
Билгеле булганча, 100 грамм бананда 385 миллиграмм калий, 30 миллиграмм магний, 22 миллиграмм фосфор, 12 миллиграмм С витамины, 8 миллиграмм кальций, 2 миллиграмм клетчатка һәм 1 миллиграмм натрий бар. Шулай ук бу җимеш углеводларга бай (21 грамм). Бу үз чиратында симерүгә яисә канда шикәр дәрәҗәсен арттырырга мөмкин.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы көненә 5 порция яшелчә һәм җимешләр ашарга киңәш итә. Әмма банан хакында сүз барса, бу тропик җимешне көненә 3 данә ашарга ярый, ди белгечләр.
Читайте нас: