Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
16 март 2020, 03:07

Диетолог карантинда ничек тукланырга икәнлеген сөйләде

Дөньяда килеп туган вакыйгалар белән бәйле карантинга җибәрүләре дә мөмкин.

Кызганычка каршы, өйдә карантинда булган чакта симерү куркынычы бар. Моңа юл куймас өчен, алдан азык-төлек запасы җыю кирәкми. Шулай ук капкалаулардан баш тартырга кирәк. Бу хакта табиб-диетолог Иван Алименко сөйләгән.
Аның сүзләренчә, кибеткә ешрак йөрергә һәм чикләнгән товарларны гына сатып алырга кирәк. Белгеч фикеренчә, өйдә котыртучы (провокацияли торган) ризыклар саклаучылар шундый ризыклар сакламаучылардан 9 килога симезрәк икән. Яраткан ризыкларны аз-азлап сатып алу иң кулае, ди диетолог. Ул очракта ризыкны бер утырганда ашарга була.
Табиб шуны да өстәде: ризык көндәлеге алып бару һәм калорияләрне исәпләү дә артык килограммнар җыймаска булышлык итәчәк. Озак вакыт өйдә торганда көненә уртача 2000 калория “ашарга” кирәк, ди ул.
Чикләвекләр, алма һәм башка җимешләр ашау симерүгә китерергә мөмкин, ди Алименко. Бу ризыклар калорияле, әмма шул ук вакытта алар туклану (тую хисе) бирми икән. Капкалау урынына майсызландырылган сөт һәм шикәр алмаштыручысы белән кофе эчәргә була.
Читайте нас: