Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
8 март 2020, 17:05

Бәйрәмгә “Лалә” салаты

Язгы, җиңел салат рецептыннан файдаланырга тәкъдим итәбез.

Ингредиентлар:
Помидор-5 данә,
Майонез-125 г,
Каты сыр-50 г,
Йомырка-2 данә,
Сарымсак-2-3 теш,
Кыяр-1 данә,
Яшел суган-1 бәйләм,
Грек чикләвеге (тәме буенча)
Салатны әзерләү тәртибе:
  1. Помидорны крест формасында кисеп, чәй кашыгы белән эчендәге орлыклы йомшак өлешен алабыз.
  2. Эчлек әзерлибез: вак кыргычтан сырны һәм ике пешерелгән йомырканы үткәрәбез. Шуларга вакланган сарымсак һәм грек чикләвеген кушабыз. Майонез салып бутыйбыз.
  3. 3.Эчлекне помидорлар эченә тутырабыз.
    1. Кечкенә генә пычак белән һәр помидорда киселмәгән ягыннан тишек ясыйбыз. Аңа яшел суган кыягы куябыз. Яшел кыярны кискәләп суган кырына тезеп чыгабыз. Бәйрәм табынына, лалә чәчәге бәйләмен хәтерләткән, матур салат булачак. Ашларыгыз тәмле булсын, бәйрәмегез матур үтсен!
    2. Читайте нас: