Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
4 март 2020, 13:05

“Матурлык йокысы” ничәдә була?

Йокының “алтын сәгатьләре” турында ишеткәнегез бармы?

Сер түгел, төнен яхшы йоклаган кешенең йөзеннән сәламәтлек бөркелә.
Чөнки йоклаганда стресс гормоны (кортизол) түбәнәя, йокы гармоны (мелатонин) күтәрелә, ә тән һәм тире төзәлә.
Галимнәрнең соңгы тикшерүләре исбатлавынча, күзәнәкләр төнге 23.00 һәм 02.00 сәгатьләр арасында “яңара”. Йокының әлеге “алтын сәгатьләрендә” тән тиресе табигый хәленә кайта. Шуңа төн уртасына кадәрге йокыны “матурлык йокысы” дип атыйлар.
Тренер-диетолог Аника да: “Иң яхшысы – иртәрәк йокларга һәм иртәрәк уянырга, – ди.
Читайте нас: