Камыры өчен: 1,5 стакан су, 150 грамм атланмай, 6 йомырка, 1,5 стакан он, тәменчә тоз кирәк.
Крем өчен: 2 стакан кибет каймагы, 1 стакан шикәр комы алабыз.
Суны газга куярга, тоз, май салырга кирәк. Су кайнап чыккач он салырга һәм бертөрле масса барлыкка килгәнче болгатырга.
Газдан алырга, суытырга. Аннары берәмләп йомыркаларны салып болгатырга.
Бу камырны (заварное тесто) майланган табага кашык яки кондитер капчыгы белән салып чыгарга. Араларын күбрәк калдырырга кирәк, чөнки кабаралар.
Пешкән камыр кисәкләрен суытырга, бер савытка тезәргә.
Салкын каймакны шикәр комы белән болгатып крем ясарга.
Әзер камыр кисәкләре өстенә кремны агызырга. Крем өстенә шоколад уарга мөмкин.