Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
10 ноябрь 2019, 21:10

Инҗирның файдасы

Инҗир температураны төшерә, йөрәкне ныгыта, баш мие эшчәнлеген яхшырта.

Составында канның составын көйләп, аңа куерырга ирек бирми торган эфир майлары булганга, инҗирны икенче төрле аспирин дип тә атыйлар.
Ай дәвамында һәр көнне берәр инҗир ашасагыз, даруны эчәргә дә кирәкми. Дәвалану курсын бер айдан кабатлагыз.
Температура югары булганда, ангина, бронхит вакытында бер аш кашыгы ваклап туралган инҗирга ике стакан кайнар су салып, ун минут сүрән утта кайнаталар. Сөзеп алып, көненә дүрт тапкыр эчәләр. Хәлсезлек, арыганлык сизелгәндә, бер стакан җылы сөткә инҗир салып эчегез.
Инҗир баш мие эшчәнлеген дә яхшырта.
Бутерброд урынына инҗирдан ясалган салат ашасагыз, карыныгыз да ачмас, йөрәгегез дә яхшы эшләр.
Салат өчен 300 гр инҗир, 150 гр кара җимеш, 2,5 аш кашыгы бадәм (миндаль) чикләвеге, бер стакан кефир, бер әфлисун кабыгы кирәк була.
Инҗир белән кара җимешне, чикләвекне ваклап турыйбыз, угычта уылган әфлисун кабыгы белән кефир салабыз да болгатабыз. Шикәр комын кушарга кирәкми.
Читайте нас: