Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
6 ноябрь 2019, 11:50

Сөялләрдән котылу юлы бармы?

Сөялләрдән өй шартларында котылып буламы?

Соңгы ярты елда кулларыма өч сөял чыкты. Кешеләр алдында “тәтиле” куллар белән күренергә кыенсынам, бияләй-перчатка кигәндә дә уңайсызлык тудыралар. Сөялләрдән өй шартларында котылып буламы? Бәлки, белгән кеше киңәш белән ярдәм итәр?
Әйе, сөялләр аяк-кулларны бизәми. Алардан никадәр иртәрәк котылу ююларын тапсагыз, шулкадәр яхшырак. Монда кул астындагы чаралар да ярдәмгә килә ала. Шуларның берсе – катнашмалар.
  • Аны өйдә үзеңә дә әзерләргә була. Мәсәлән, кофе чүбенә – бал һәм үсемлек мае, яисә диңгез тозына үсемлек мае һәм чәй агачы мае салып, катнашма ясый аласыз.
  • Чәй гөмбәсеннән бәйләвеч кую тирене йомшартырга ярдәм итә. Аяк-кулларны сабынлы-содалы суда тотып йомшартыгыз да, киптерегез. Кытыршыланган тирегә бер кат чәй гөмбәсен (яисә аның төнәтмәсе манып алынган марляны) куеп, пленка белән каплагыз, оек киегез. Берничә тапкыр шулай дәвалангач, сөялләр юкка чыгар.
  • Күптәнге сөялләрдән котылу өчен 2 атна дәвамында серкәдә суган кабыгын төнәтегез. Йокларга ятар алдыннан аны калын итеп сөялгә куегыз да, бәйләвеч белән бәйләгез. 2-3 көннән сөял юкка чыгар. Серкәдә җебетелгән икмәк кабартмасы да сөялдән котылырга ярдәм итә.
Читайте нас: