Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
25 октябрь 2019, 18:56

Ничек 2 минутта йоклап китәргә?

Хәрби очучылардан киңәшләр.

Хәрби очучылардан киңәшләр.
Йокысызлык беркемгә дә файда китерми. Иртәгәсе көнне бик җитди эшләр көтсә, күзгә йокы бөтенләй керми. Нишләрсең? Бөтен уйланган эшләрне, җитди очрашуларны яхшы гына уздырып җибәрәсе иде бит әле. Американың хәрби очучылары бу вакытта менә ниләр киңәш итә!
Бад Винтер алымы
Икенче Бөтендөнья сугышы барышында йокысы туймаган очучылар трагик хаталар ясап һәлак булганнар. Шулай булгач, йокысы туймаган очучыга һавага күтәрелергә ярыймы? Юк!
Хәрби лейтенант Бад Винтер элек футбол тренеры булган. Ул шул вакытта ук спортчылар өчен төрле катлаулы шартларда да релакска ирешү ысулларын уйлап тапкан.
Уңыш озак көттермәгән. Алты атна күнекмә ясаганнан соң, 96% очучы 120 секунд эчендә (утырган килеш тә яткан килеш тә) йоклап китә башлаган.
Уңайлы поза, урын табыгыз!
Бит мускулларын йомшартыгыз! Бу бик мөһим. Безнең биттә 43 мускул бар. Нәкъ алар аша безнең тәнебез гомум кәеф торышын аңлый.
Күзләрегезне йомыгыз!
Маңгай, яңак, тел һәм аскы ияктәге көчергәнешлекне бетерегез. Шунда сез сулышыгыз тигезләнүен тоярсыз.
Күзләрегездә дә көчергәнешлек беттеме? Андагы 6 мускул да ял итәргә тиеш.
Кулбашларын төшерегез!
Аларның авырлыгын тоеп, гәүдәгез белән “ишелеп” төшегез!
Муенның арт ягын да “ычкындырыгыз”!
Тирән итеп сулыш алыгыз да, акрын гына аны чыгарыгыз. Шулай сезнең организмдагы бөтен көчергәнешлек бетәр (күп кешеләрдә ул кулбашта, муенда, яңакта тупланган була).
Инде кулларга чират җитте: аларның йомшарып, авыраеп китүен тоярга кирәк.
Уңагайларга – сул беләкне, сулагайларга уң беләкне башта “җибәрергә” кирәк, ди белгечләр. Мускулларга башта көч бирергә, аннан җибәрергә.
Кул чуклары белән дә шулай ук эшләгез.
Аякларыгызны йомшартыгыз. Монда да башта уң аяктагы, боттагы мускулларны йомшартыгыз, аннан сулыныкын.
10 секунд эчендә баш миен чистартыгыз!
Инде бу киңәшләрне үтәп чыккач, баш миен генә “сүндереп” куярга кирәк. Моның өчен бөтен уйлардан котылу мотлак. Иртәгә көткән бөтен эшләрне онытыгыз! Моның өчен бик матур бер картинаны күз алдына китереп тору җитә. Яки «уйлама… уйлама… уйлама» дип үзеңә бөтен уйлардан арынырга ярдәм итәргә.
Менә шулай! Мускулларны, баш миен “ычкындыра” белсәгез, ике минутта рәхәт йокыга китәрсез.
Читайте нас: