Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
7 октябрь 2019, 19:34

Торбаларны ничек чистартырга?

Сәмига апа кушканча эшләп карыйк әле, бәлки бүген үк, хәтта ки, ярты сәгатьтән шәп нәтиҗә күрербез.

Сәмига апа кушканча эшләп карыйк әле, бәлки бүген үк, хәтта ки, ярты сәгатьтән шәп нәтиҗә күрербез.


Сез дә ай саен капиталь ремонтка акча түлисездер. Менә килерләр, карарлар, сметалар төзерләр, подъездларда төзекләндерү эшләре башланыр, йортларны матурлау, шартлар тудыру мәшәкатьләренә тотынырлар – пумала тоткан малярлар, тимер ачкычларын тоткан слесарьләр, осталар ыгы-зыгы килер, яшәгән җирегез көннәрдән бер көнне әкияттәгедәй матурланыр, балкып китәр, дип көтәсездер, көтәбездер.


Көтәбез шул. Тик кайбер урыннарда осталар озак көттерә. Көткән саен торбалар ешрак тыгыла. Чөнки алар шулкадәр искергәннәр, совет чорыннан калганнарының эчендә яман шеш кебек таш үргән, сулар да чәнти бармак юанлык булып кына килә.


Агып чыгып китәсе дә шул хәлдә. Шул сәбәпле еш тыгыла. Менә шундый йөз ел ремонт күрмәгән бер хрущевка фатирда яшәүче Сәмига әби торбаларны тазартуның бик уңайлы ысулын тапкан.


Моның өчен:

250 гр. аш содасы,

100 г ак аш серкәсе,

2,5 л кайнар су, зур гына иске чүпрәк кирәк булачак.


Уртача зурлыктагы кәстрүлдә аш серкәсен кайнатабыз.

250 гр аш содасын канализация юлына сибеп салып, аш серкәсен дә агып китү юлына салабыз.

Шуннан ул тишеккә теге иске чүпрәкне тыгып куябыз.


Аш серкәсе белән сода “чыш”-“пыш” итеп китереп чыгарган химик реакция торбаны тазарта тора. Шул хәл ярты сәгать дәвам итә.


Шул вакытта 2,5 литр су кайнатып чыгарырга. Ярты сәгать узуга кайнар суны су юлына салырга кирәк. Ялгыш та аны раковина яки унитазга салмагыз, хәзер чатнап, җимерелеп чыгар.


Чистардымы?
Читайте нас: