Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
4 сентябрь 2019, 16:20

Елена Малышева ике атнада ябыгырга өйрәтте

Медицина фәннәре докторы, телевидение алып баручысы Елена Малышева ике атнада ябыгу өчен киңәш биргән.

Медицина фәннәре докторы, телевидение алып баручысы Елена Малышева ике атнада ябыгу өчен киңәш биргән. Ул урта яшьтәге хатын-кызларның симерү сәбәбен аңлаткан. Алар азрак энергия сарыф итә, аппетит өчен җаваплы гормоннар арта. Шулай итеп калорияләр артып китә, артык килограммнар туплана. Өстәвенә стресслар, климакс һәм башкалар да йогынты ясый.
"Ләкин бу артык килолар гомерлеккә җыела дигән сүз түгел. Ябыгу өчен төп принциплар - аз-азлап көненә 3-4 тапкыр ашарга һәм калорияләрнең гомуми күләме 1200 килокалорийдан артмаска итеш. Күбрәк хәрәкәтләнергә кирәк. Шушы шартлар үтәлсә, нәтиҗәсен ике атнадан ук күрерсез", - дип киңәш иткән Малышева.
Читайте нас: