Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
30 август 2019, 22:22

Игътибар, балалар аттракционнары!

Балачакның иң бәхетле истәлекләре күңелсез булмасын өчен аттракционнарга баргач, берничә кагыйдәне үтәргә кирәк.

Май аеннан башлап көннәр суытканчы шәһәр һәм район үзәкләре паркларында балалар өчен тәгаенләнгән аттракционнар эшли. Сабыйларын куандырырга теләп аларны карусельләрдә әйләндермәгән ата-ана юктыр. Балачакның иң бәхетле истәлекләренең берсе бит ул!

Менә шушы истәлекләр күңелсез булмасын өчен аттракционнарга баргач, берничә кагыйдәне үтәргә кирәк.


- Беренчедән, билет сатып алыр алдыннан ул сезнең бәләкәчегезгә туры киләме-юкмы икәнен белер өчен игътибар белән аттракционның кагыйдәләрен укыгыз. Анда яшь, буй, авырлык, сәламәтлеккә бәйле чикләмәләр һәм балаларның үз-үзләрен тотышына кагылган таләпләр языла.

Балаларыгызга боларның барысын да аңлатырга кирәк.


Халыкка мондый хезмәтләр күрсәтүчеләр үзләренең өсләренә кешенең, балаларның тормышы һәм сәламәтлеге өчен җаваплылык алалар. Шуңа күрә алар язган кагыйдәләр үтәлергә тиеш.


«Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы законның 14 маддәсе нигезендә, аттракцион хуҗасы хезмәт күрсәтүнең иминлеген тәэмин итмәү аркасында кулланучының тормышына, сәламәтлегенә яки мөлкәтенә зыян китергән очракта суд эшчәнлеге кысаларында ул каплатылырга тиеш.
Читайте нас: